Социаль хезмәткәрләр белән эшлекле җыелыш

      2018 нче елның 21 декабре көнне  Әтнә муниципаль районы “Изгелек” үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән чираттагы эшлекле җыелыш узды. Әлеге җыелыш вакытында бүлекчә мөдире Лилия Галимҗанова яңа ел ялларында карамакта торучы өлкәннәребезнең куркынычсызлыгын кайгырту  темасын күтәреп чыкты. Үз чиратында, шәфкать туташы Чулпан Каюмова хезмәткәрләргә җәрәхәтләнү, өшү, пешү очракларында беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен исләренә төшерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International