Ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә йөрү буенча эш

Әтнә муниципаль районы территориясендә өлкән яшьтәге гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын билгеләү максатыннан ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә йөрү буенча эш алып барыла. «Изгелек» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәргә социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итәләр, социаль хезмәтләр буенча аңлату эшләре алып баралар.  Һәр гражданинга торак-көнкүреш шартларын тикшерү буенча акт төзелә, янгын куркынычсызлыгын һәм өлкәннәрне алдау очракларын кисәтү буенча инструктаж үткәрелә һәм буклетлар тапшырыла. Өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә йөрү дәвам итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International