«Изгелек» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булдылар. Чара барышында хезмәткәрләр гаиләләрнең проблемаларын ачыклау һәм ярдәм итү максатыннан социаль-көнкүреш актлары тутырдылар. Гаиләләргә Үзәк эшчәнлеге белән яхшырак танышу өчен буклетлар тапшырылды.