17.09.2019 - «Терроризм һәм экстремизмга-юк!"

17 сентябрь көнне Әтнә муниципаль районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» “Экстремизмга – юк!" айлыгы кысаларында һәм оешманың террорчылыкка каршы якланышын арттыру максатыннан «Терроризм һәм экстремизмга-юк!" темасы астында лекция - инструктаж үткәрелде.». Чара барышында оешма хезмәткәрләре терроризм һәм экстремизм проблемасы турында фикер алыштылар. Әлеге чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Р.Р. Заһидуллин катнашты. Ул экстремистик һәм террористик эшчәнлекнең төрле формалары турында сөйләде, экстремистлык гамәлләр буенча мисалларын китерде.     Лекция-инструктаж экстремизм һәм терроризм барлыкка килүне кисәтү, белем дәрәҗәсен күтәрү, терроризм һәм экстремистлык юнәлешендәге хокукка каршы гамәлләр барлыкка килгәндә уяулык хисен үстерү максатыннан оештырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International