"Чиста ишек алды" акциясе

       Һава торышы начараю һәм кар күп яву сәбәпле,  Әтнә районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә “Чиста ишек алды” акциясе оештырдылар. Акция кысаларында социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә үзәктә карамакта торучы өлкәннәрнең ишек алларын, өй тирәсендәге сукмакларны кардан чистарттылар. Район үзәгеннән ерак урнашкан авыллардан барлыгы 24 кешегә ярдәм күрсәтелде. Үзәк белгечләре акцияне башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итәргә планлаштыралар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International