"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит-2019" акциясе кысаларында инвалид балага хәйрия ярдәме күрсәтү

     «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 2019 елның 16 августында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре мөмкинлеге чикле бала Хисмәтуллин И.Р. янында булдылар. Ильмирны өйгә килеп укыталар. Ул рәсем ясарга һәм пластилиннан фигуралар әвәләргә бик ярата. Шөгыльләр  вакытында белгечләр белән бик теләп элемтәгә керә, уенга кереп китә һәм уен материалы белән актив кызыксына. Белгечләр тапшырган мәктәп кирәк-яраклары һәм күчтәнәчләр балада чын-чынлап шатлык хисләре уятты. Мондый бүләкләр белән  бүлекчәдә исәптә торган 15 инвалид баланы сөендерү планлаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International