Район педагогларының секция эшендә катнашу

2018 елның 16 августында “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Садретдинова Г. Ф. “Социаль яктан куркыныч булган  гаиләләр белән эшчәнлектә ведомствоваларның үзара бәйләнеше” темасы астында район педагогларының секция эшендә катнашты. Биредә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. Бүлекчә мөдире районда демографик ситуация, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе эшчәнлеге белән таныштырды, райондагы мәгариф оешмалары белән элемтәне ассызыклады. Шулай ук киңәшмәдә социаль үзәк белгечләрен ата-аналар җыелышларына һәм сыйныф сәгатьләренә чакыру кебек темалар кузгатылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International