"Игелек" көне акциясе

2019 елның 13 ноябрендә «Игелек көне» акциясе кысаларында һәм «Әниләр көне» алдыннан Әтнә муниципаль районының «Изгелек» үзәге белгечләре карамакта торучылар өчен К. Тинчурин исемендәге театрга баруны оештырдылар. Әлеге мөмкинлек Казан шәһәренең «Наз» хәйрия фонды һәм район башкарма комитеты тарафыннан тудырылды. Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм өлкәннәр Ш.Фәхретдиновның «Алтын көз» пьесасы буенча куелган искиткеч спектакль карадылар.  Театрга килүчеләр барысы да актерларның уйнавыннан һәм спектакльнең куелышыннан канәгать калдылар. Азактан фонд җитәкчесе Нурания Фирдабай кызы чарада катнашучыларга бүлмә гөлләре бүләк итте. Тамашачылар күтәренке күңел һәм яхшы кәеф белән таралдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International