12.10.2021 ел. Әтиләр көненә багышланган "Әти белән эш" рәсем конкурсы

5 октябрь көнне, Әтнә муниципаль  районы "Изгелек"  үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы тарафыннан, социаль участокларда әтиләр көненә багышланган "Әти белән эш" дигән чара үткәрелде. Чара, балаларда якыннарына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, әтиләрнең гаиләдәге абруен күтәрү, статусын ныгыту максаты белән уздырылды. Социальхезмәтләрдән файдаланучы балалар үзләренең әтиләрен ясадылар, иҗади эшләрендә аларга карата мәхәббәт һәм хөрмәтләрен белдерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International