Космонавтика көненә багышланган “Космос минем күзләрем аша” темасы астында рәсем конкурсы

2019 елның 12 апрелендә Әтнә балалар китапханәсе базасында “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре космонавтика көненә багышланган “Космос минем күзләрем аша” темасы астында рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурсның максаты – балаларның игътибарын космос белән кызыксынуга юнәлдерү иде. Балалар бик теләп киләчәктә булачак космик корабльләрне, үзләренең очу җайланмаларын сурәтләделәр һәм космик сәяхәткә киттеләр. Чара азагында белгечләр катнашучыларга иҗади уңышлар теләделәр, татлы призлар һәм китаплар бүләк иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International