12.03.2021 ел "Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе"

     

Әтнә муниципаль районының «Изгелек» үзәгендә,  өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе кысаларында, туганнары һәм социаль хезмәткәрләр өчен чираттагы дәрес үткәрелде.Дәрес " Гигиена. Йомышларын үтәгәндә уңайсызлыклары булган авыруларга кием сайлау»темаларына багышланды.

     «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе»ндә алган белемнәр һәм күнекмәләр тәрбиягә мохтаҗ гражданнарның тулы һәм лаеклы тормышы өчен шартлар тудырырга, ә тәрбияне гамәлгә ашыручы затларга карау процессын җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

     Теләге булганнар  «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе» ндә тәрбияләү күнекмәләренә өйрәнү өчен «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: ТР, Әтнә районы, Октябрь урамы, 9 нчы йорт.Дәресләр һәр атнаның чәршәмбе көнендә 15.00 сәгатьтә үткәрелә. Дәресләргә 8(84369) 2-16-18 номеры буенча алдан язылырга мөмкин.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International