10.12.2020 ел - Инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелгән хәйрия марафоны

 

 

 

Традиция буенча 1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы үткәрелә. 2020 елның 10 декабрендә «Г.Тукай исемендәге»  Әтнә дәүләт драма театры бинасында инвалидлар декадасы кысаларында хәйрия марафоны узды. Декаданың максаты-җәмәгатьчелек игътибарын хәзерге дөньяда инвалидлык проблемаларына җәлеп итү, аларның хокукларын, ирекләрен яклау. Тантаналы сүз белән Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Габделәхәт кызы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарипов Ленар Тәлгать улы чыгыш ясадылар, аерым дәвалауга мохтаҗ инвалидларга сертификатлар тапшырдылар. Кыш бабай белән Кар кызының килүе мөмкинлекләре чикле балалар өчен зур сюрприз булды. Алар Кыш Бабайдан үзләренең көтелгән Яңа Ел бүләкләрен алдылар. Чара ахырында барысы да уңай эмоцияләр һәм яхшы энергия белән таралдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International