1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне

Елдагыча, 1 июнь көнне “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре бүлекчәдә карамакта торучы балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрделәр. Быел табигать җылы кояш нурлары белән сөендермәсә дә, бәйрәм бик кызыклы үтте. Чараның максаты: балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм кызыксынуларын уяту иде. Бәйрәмдә катнашучылар конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр һәм эстафетада ярыштылар. Бүлекчә белгечләре бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, балаларга күңелле ялллар теләделәр. Бәйрәм кәефе балаларның асфальтта ясаган рәсемнәрендә дә чагылды. Алар җәй һәм  дуслыкны төсле бурлар белән ясадылар. Бүләккә катнашучыларга шарлар һәм уен җыелмалары бирелде. Ә баллы бүләкләрне шәхси эшмәкәр Р. Г. Абдуллаҗанов ясады. Бәйрәм кызыклы, ә иң мөхиме күңелле рухта үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International