"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит-2019" хәйрия акциясе

2019 елның 9 августында Әтнә муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында бәйрәм чарасы узды. Чара «Ашыт» спорт комплексы базасында узды. Бәйрәм чарасын район башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарипов Ленар Тәлгать улы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Габделәхәт кызы һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сәляхиева Зөлфирә Зөфәр кызы ачып җибәрделәр. Алар балаларны яңа уку елы белән котладылар. 20 балигъ булмаган балага беренче сыйныф укучысы җыелмасы тапшырылды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара ахырында авыр тормыш хәлендә калган 57 балигъ булмаган балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган пакет рәвешендә адреслы ярдәм күрсәтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International