8 декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында Әтнә үзәк балалар китапханәсе базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ял итү чарасы узды. "Изгелек " үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре китапханә хезмәткәрләре белән берлектә гравюралар ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Чараның максаты мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади-сәнгать сәләтләрен үстерү өчен иҗат мохите булдыру иде.