08.04.2020 - Волонтерлар коронавирус эпидемиясе вакытында ярдәм күрсәтә

  

Әтнә муниципаль районында 70тән артык волонтер коронавирус инфекциясе чорында өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарны һәм инвалидларны кайгыртуны үз өстенә алды. Эпидемия чорында мондый ярдәмне «Изгелек» үзәге социаль хезмәткәрләре һәм волонтерлар күрсәтә. «Кайнар линия»га  кергән мөрәҗәгатьләрне үзәк белгечләре кабул итә һәм җирле волонтерлар штабына тапшыра. Мөрәҗәгатьләр кыска вакыт эчендә эшкәртелеп, өлкәннәрнең өйләренә азык-төлек, дарулар һәм беренчел кирәк-яраклар китерелә. Активистлар һәр пенсионерга үз-үзеңне изоляцияләү ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатырга тырыша. Ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт җиткерәбез. Күрсәткән ярдәмегез үзегезгә меңе белән кайтсын.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International