Конституция көне уңаеннан “Минем туган ягым” дип исемләнгән рәсем конкурсы

2019 елның 7 ноябрендә Әтнә районының Ислейтар башлангыч мәктәбе базасында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мәдәният йорты белгечләре белән берлектә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган рәсем конкурсы үткәрделәр. Әлеге чарада исәптә торучы балигъ булмаганнар катнашты. Чара башында балалар Татарстан Республикасы Конституциясенең төп законнары белән таныштылар, республикабызның төп символларын искә төшерделәр, Конституциянең безнең республиканың төп законы икәнлеген, анда күпмилләтле халыкның хокуклары, гарантияләре һәм мәнфәгатьләрен яклау тасвирланган булуын белделәр. Барысы да үз хыялларын эшкә җигеп рәсем ясадылар. Бәйге дустанә атмосферада узды. Балалар бик теләп рәсемнәр ясадылар. Аларның иҗади эшләре матур һәм оригиналь килеп чыкты. Җиңүчеләргә һәм призерларга зур булмаган бүләкләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International