2018 елның 7 сентябрендә “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бүлекчәдә исәптә торучы балалар белән “Экстремизмга – Юк!” ункөнлеге кысаларында «Терроризмга – Юк!» түгәрәк өстәле үткәрделәр. Чарада шулай ук Әтнә районы буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле дә катнашты. Чара барышында балаларга “Ничек теракт корбаны булмаска?” фильмы күрсәтелде һәм буклетлар өләшенде.