"Ишегалды уеннары" технологиясе кысаларында социаль участокта чара

2020 елның 7 июлендә «Ишегалды уеннары» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында «Изгелек» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы һәм социаль хезмәт буенча белгече социаль участокта чара оештырдылар. Ишегалды уеннары күңел ачу гына түгел, өйрәтү дә булып тора. Бу уеннарда балалар аралашырга, команда төзи белергә һәм анда уйнарга өйрәнәләр. Бүлекчә карамагындагы балалар «кайнар бәрәңге» уйнадылар, асфальтта рәсемнәр ясадылар, сикерделәр, йөгерделәр һәм күңел ачтылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International