07.05.2020 - "Изгелек" үзәгендә дистанцион форматта «Өйдә күңелсез түгел» рубрикасыннан мастер-класс

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында, «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре шушы чорда уңай кәеф булдыруга юнәлдерелгән дистанцион чаралар һәм консультацияләр уздыралар. Бүлекчәнең социаль эш буенча белгече дистанцион форматта «Өйдә күңелсез түгел» рубрикасыннан мастер-класс үткәрде. Социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар төсле кәгазьдән эшләнмәләр ясадылар. Бу кул эшләре балаларның кәефен күтәрер һәм өстәл дусларына әйләнер дип ышанабыз.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International