Әтнә районының "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Ветеран белән якшәмбе көн" социаль проекты кысаларында актив эш алып барыла. Әлеге акция кысаларында, 2020 елның 6 мартында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы бала 8 март бәйрәме белән Гатауллина Кадрия Гатаулла кызын котладылар. Алар тыл хезмәтчәненә үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Барлык хезмәткәрләр исеменнән күчтәнәч һәм нык сәламәтлек һәм иминлек теләп, котлау открыткасы тапшырылды.