"Изгелек" үзәгендә карамакта торучы өлкәнебезне 90 яшьлек юбилее белән котлау

    6 нчы гыйнвар көнне Әтнә районы «Изгелек» үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә  карамакта торучы Гарипова Мөкәттәрә Нигмәтҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзләренең иң изге теләкләрен җиткерү максатыннан, юбилярны котларга, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире, социаль эшләр буенча белгеч һәм социаль хезмәткәр килделәр. Барлык хезмәткәрләр исеменнән алар юбилярны котлап, нык сәламәтлек, иминлек, тыныч һәм бәхетле көннәр теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International