Тәрбиягә алган өлкән яшьтәге гражданның яшәү шартлары тикшерелде

Бүген, 5 нче ноябрь көнне, Әтнә муниципаль районында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре  тәрбиягә алган өлкән яшьтәге гражданның яшәү шартларына чираттагы  тикшерү үткәрделәр. Өлкән кешенең тормышы, нигездә, дүрт стенада уза, чөнки Нурия Гыйльметдиновна инде күп еллар буе урын өстендә ята. Аның якты бүлмәсе, аерым телевизоры бар. Нурсия Гыйльметдин кызы сүзләренә караганда, кандидат белән аның арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан. Ул әлеге гаиләгә эләгүенә сөенеп туя алмый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International