"Демография" милли проектын тормышка ашыру

Әтнә районында «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыру дәвам итә. «Изгелек» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре районның ерак авылларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны барып алып, аларны Әтнә үзәк район хастаханәсенә медицина тикшеренүе үтү өчен илтәләр. Район буенча шушы категорияга кергән 700 кеше исәпләнә. "Демография" милли проектын тормышка ашыру, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә тапшырылган яңа Лада Ларгус автомобильләрендә тормышка ашырыла. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International