"Изгелек" үзәгендә чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне

2020 елның 4 февралендә Әтнә муниципаль районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  базасында ата-аналары алимент түләмәгән  балигъ булмаган балалар тәрбияләгән гаиләләргә чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Кабул итүне Арча һәм Әтнә районнары буенча суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча суд приставы Мостафин Марат Габделхак улы, «Изгелек» үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Сабирова Алсу Камил кызы, опека һәм попечительлек секторының баш белгече Мортазина Гүзәлия Котдус кызы алып бардылар. Вәкилләр алиментларны түләү һәм түләтү тәртибен аңлаттылар. Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында 2 гаиләгә алимент түләтү буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International