03.12.2021ел. "Билгесез Солдат" көне

 

     3 декабрь көне хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә, "Билгесез Солдат" көне буларак билгеләп үтелә.  Бүген, "Изгелек" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы социаль участокларда  социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар өчен "Батырлык дәресе" үткәрде.Чараның максаты: булып Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт, үз халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү, шулай ук үсеп килүче буынга әхлакый-патриотик тәрбия бирү иде. Балалар бәйрәмнең тарихын белделәр,  исемнәре билгесез булып калган  Россия һәм совет солдатларының хәрби батырлыклары белән таныштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International