2020 елның 3 сентябрендә Әтнә муниципаль районының «Изгелек» үзәге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы яшүсмерләр өчен “Туган як” паркында Хәрби дан көненә багышланган тематик сәгать үткәрделәр. Тематик сәгатьнең максаты: үсеп килүче буында тарихи хәтерне саклау; бөек тарихи вакыйгаларга хөрмәт тәрбияләү. Чара барышында булекнең социаль педагогы балаларны Россиянең, шул исәптән туган якның тарихи үткәне белән таныштырды.