Мөмкинлекләре чикле балаларны яңа уку елы белән котлау

   2018 нче елның 3 нче сентябре көнне Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларны өйләренә барып яңа уку елы белән котладылар. Һәр инвалид бала үзенең кичерешләре һәм мәктәпкә бару теләге белән уртаклашты. Ә белгечләр үз чиратында балаларга укуларында зур уңышлар теләп мәктәп-кирәк яраклары тапшырдылар. Әти-әниләр һәм балалар бу файдалы бүләкләргә нык шатландылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International