"Изгелек" үзәгендә "Россиянең данлыклы улы" дип исемләнгән әдәби сәгать

        2018 елның 2 октябрендә “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Әтнә район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы балалар өчен “Россиянең данлыклы улы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Белгечләр язучы тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән таныштырдылар. Балалар Л. Н. Толстойның әсәрләрен укыдылар һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар. Катнашучыларга бүләккә язучының хикәя китабы һәм аның тормыш юлын чагылдырган буклет бирелде. Чара “Россиянең данлыклы улы” күргәзмәсендәге әсәрләр буенча фикерләшү белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International