"Изгелек" үзәгендә социаль хезмәткәрләр белән чираттагы җыелыш

2019 елның 1 ноябрендә Әтнә муниципаль районының «Изгелек» үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән чираттагы җыелыш узды. Җыелышта үзәк җитәкчесе, бүлек мөдире, социаль эш буенча белгеч һәм социаль хезмәткәрләр катнашты. Үзәк  директоры З.З. Сәләхиева үз чыгышында «Өлкән буын» федераль проектының тормышка ашыру барышына анализ ясады һәм 2019 елның ноябрь аенда өлкәннәрне хастаханәгә илтү план-графигы белән таныштырды. Шулай ук ноябрь бәйрәмнәре вакытында өлкәннәрнең иминлеген саклау турында да искә алынды. Җыелыш ахырында бүлек мөдире Галимҗанова Л.О. социаль хезмәтләрнең сыйфатын контрольдә тоту буенча пландагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды, социаль хезмәткәрләрнең уңай эшен билгеләп үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International