"Туган ягым" паркында Балаларны яклау көненә багышланган чара

                                                           

Бүген, 2019 елның 1 июнендә Әтнә муниципаль районының “Туган ягым» паркында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Әлеге чарада районның мәктәп яны лагерьларында ял итүче 200 дән артык бала катнашты. Балалар өчен 11 мәйданчык эшләде, анда төрле ведомство белгечләре мастер-класслар үткәрделәр. Социаль педагог һәм социаль эш буенча белгеч «Торцевание» техникасы буенча мастер-класс үткәрделәр. Шулай ук, балалар кинетик ком белән шөгыльләнә алдылар. Балалар клоуннар һәм аниматорлар белән күңел ачтылар. 3 сәгатьтән артык дәвам иткән бәйрәм балаларның елмаюлары, күңелле музыка һәм татлы призлар белән үрелеп барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International