Рейды в семьи по профилактике пожарной безопасности (март)

                   

“Үз тормышыңны һәм үз балаңның тормышын сакла!”дип исемләнгән тармакара профилактик акция барганын  ишетеп беләсездер. Әлеге акция кысаларында республикада яшәүче күп балалы һәм социаль яктан куркыныч булган гаиләләрдә булып, аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаталар. Беррәттән төтен чыкканын белдергеч – “дымовой извещатель”ләр урнаштыра башладылар.

Төтен чыкканын белдергеч  мондый җайланманы  районыбыздагы берничә гаиләгә куеп, кайберләренә  янгын сүндергечкә  кадәр биреп чыкканнар иде инде.  Бу юлы  да әлеге  җайланма районыбыздагы 10 гаиләгә куелды.  ВДПОның Арча бүлеге рәисе Әмирфас  Әмирфатов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге начальнигы Рөстәм Сафин, “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гүзәлия Садретдинова белән әлеге  изге эшне   Күлле Киме авылындагы  күп балалы, инвалид баласы булган Марина  Сабирова гаиләсеннән башладык. Йортка газ кермәгән, утын ягып җылытыла.  Өй эчен күздән кичереп, мичнең янгын сүндерү кагыйдәләренә туры килү-килмәвен карап, киңәшләр биргәч, янгын күзәтчелеге җитәкчеләре төтен чыкканын белдергеч җайланманың куелу максатын, аның ничек эшләвен аңлатып, кычкыртып та күрсәттеләр. “Инструкциясе бар, батареясы  2 елга җитә, ә үзе 10 елга кадәр эшли”, - дип аңлатты Әмирфас Әмирфатов.  “Тәртип бозып алып ташламасагыз,  сезне  янгыннан  саклый. Нормаль хәлдә булган кеше бу җайланманың тавышына уянмый калмый инде”,- дип ачыклык кертте Гүзәлия дә. “Элек куелганын алып ташлаучылар да булды”, - дип өстәде.  Алай ярамаганын да аңлатып, ике бүлмәнең түшәменә дә “извещатель”не беркетеп,  куелганлыкка куллар куйдырып,  көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылган кәгазьләрне  калдырып,    Дусым авылына киттек. Анда -  Лотфуллиннар, Хөснетдиновлар , Олы Бәрәзәдә -  Хәйруллиннар, Вафиннар; Бәрәскәдә яшәүче  Гөлназ Сафина, Кышлауда Ләлә Сафина яшәгән йортта булып, берничә җиргә янгыннан саклагыч җайланманы куеп, аңлату эшләрен башкаргач, Олы Әтнәгә кайттык.  Күп балалы Митрофановлар гаиләсенә  керә алмый байтак йорт тирәли әйләндек. Озак тәрәзәгә, ишеккә шакый торгач, йорт эченә керү бәхетенә дә ирештек. Өч балалы бу гаиләнең хуҗалары кунаклар  килеп киткәнлеген әйтеп акландылар. Билгеле инде, кунактан соң  “башлар авыртып тора”.  Элек куелган төтен чыкканын белдергеч җайланманың шкаф өстендә ятканын күреп, “Ник алдыгыз?”- дип сорады Әмирфас Исмайлович. “Чәйнек парына чинап үкерә башлагач, иремә алып ташла дип әйттем...”-  диде хуҗабикә. “Чәйнек парына гына кычкырмый ул, бүлмә пар белән тулып төтен чыга башлагч кына сигнал бирә. Тәмәке тарткансыздыр өйдә. Алай ярамый... “ – дип тыныч кына аңлатты Рөстәм Сафин. Шкаф төстендәгесен, тагын ике бүлмәгә берәрне урнаштырып, тиешле эшләр башкарылгач, хушлашыч чыктык. Гүзәлия балалар белән дә әңгәмә корып алды. Ашаганнармы. Ашасалар ни ашаганнар... Ефимовалар гаиләсенә киттек. Монда беркетелгән җайланма үз урынында иде. Янгын сүндергечне дә җыеп куйганнар. Йорт эчендәгесенә өстәп. Оялдына да куйды Әмирфас Әмирфатов. Җәй көне шунда йоклыйбыз, диделәр. Күп балалы Әхмәровлар гаиләсендә дә урнашттырдылар янгыннан саклагычны. Һәркайсына җайлап кына аңлаттылар.

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International