9 декабря - Благотворительный марафон "От всего сердца"

        9 нчы декабрь көнне Әтнә дәүләт драма тетры бинасында уналтынчы тапкыр Хәйрия концерты үткәреп, мөмкинлеге чикләнгән райондашларыбызга ярдәм иттелде. Быел олысы-кечесе, физик зат-оешмалар көче белән 356 мең сум 479 сум акча җыйналган. Әлеге акчалар минутын ничек үткәрергә белми тилмергән, дару алырга, операция ясатырга тиенләп акча җыючыларга барып ирешәчәк.            

        Инвалидлар ункөнлеге  барышында ниләр генә эшләнмәде, районыбыз мәктәпләрендә укучылар нинди генә кичәләр, ярминкәләр уздырмады, алардан кергән барлык акчаны алар менә шушы  "Чын йөрәктән" Хәйрия фондына тапшырдылар, кемнәрнең генә көче кермәде. Олы затның да, кеченекенең дә ярдәм итәсе, булышасы килде.

       Кичә барышында  Район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәид Әхмәдуллин, Социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева, "Чын йөрәктән" фонды җитәкчесе Миңгазиз абый Зиннәтов чыгыш ясап, ниләр эшләнгәнен җиткерделәр, Җылы сүзләр әйттеләр.   Районның “Чын йөрәктән” хәйрия фонды җитәкчесе Миңгазиз Зиннәтов әлеге фондтан  Нигъмәтҗанов Булат Самат улына, Һадиева Рәмзия Әхмәтгали кызына операция ясату өчен сертификатлар тапшырды. Мөмкинлеге чикле балалар Кыш бабайга хатлар языганнар. Кыш бабай  бәйрәмгә килеп, Иске Өҗемнән -Сәфәргалиев Илшатка, Әтнә авылыннан - Галәветдинов  Илзатка, Түбән Шашыдан - Галимҗанов Илшатка,  Югары Шашы авылыннан Һидиятуллин Наилгә  планшет тапшырды. Әлеге кичәне оештыруга "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге , мәгариф бүлеге, район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур өлеш кертте. 

       

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International