Үткәрелә торган чаралар

Бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көне.

2019 елның 2 апрелендә Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында  балигъ булмаган балалары булган  гаиләләргә бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көне узды.

Бу көнне утырышта  3 бала тәрбияләүче ана рәсми рәвештә иреннән аерылышмыйча, балаларын тәрбияләргә аннан алимент алу мәсьәләсен  күтәрде. Кабул итүне суд приставлары хезмәте , опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы белгече, Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире алып барды.  Бу мәсьәлә буенча Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Биектау районы өлкән суд приставы вәкиле тиешле аңлатмаларны  бирде.

         Әлеге мәсьәләләр буенча гражданнарны бердәм кабул итү көне   һәр айның беренче сишәмбесендә үткәреләчәк.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International