Об учреждении

Социаль яклау министрлыгы дәүләт казна учреждениесе «Яр Чаллы» шәҺәре округы Балалар Һәм яшүсмерләр өчен социаль ятимнәр йорты «Асылташ» 11.07.2002 ел 683-Р нче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә оештырылган. Ятимнәр йортының эшчәнлеге максаты - авыр тормыш хәлендә калган, ашыгыч социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балигъ булмаганнар очен вакытлыча яшәү тәэмин итү, социаль реабилитацияләү һәм аларны гаиләгә кайтару тора. Ятимнәр йортында санитар-гигиена нормаларына җавап бирә торган ой шартлары тудырылган. «Асылташ» ятимнэр йортында ашханә (5 тапкырлы баланслы туклану оештырылган), медицина блогы, кер юу, спорт залы, хезмәт кабинеты, музыка залы, зур булмаган китапханә, психологик ял итү бүлмәләре җиһазландырылган- сенсор һәм релаксация бүлмәләре бар. Монда югары квалификацияле белгечләр эшлиләр. Үз эшендә белгечләр заманча методикалар кулланалар, инновацион технологияләр язалар, семинарларда һәм конкурсларда катнашу аркылы даими рәвештә һөнәри осталыкларын арттыралар. Безнең укучылар бик теләп «Рукоделие», «Бисероплетение», «Музыкальный калейдоскоп», «Йога», «Самбо», «Восточные танцы» түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр. Сәнгать эш нәтиҗәләре итеп балаларның эшләре күргәзмәләре һәм ярминкәләре оештырыла, шулай ук балалар бәйгеләрдә һәм ярышларда актив катнаша. Социаль тернәкләндерү һәм адаптацияләү өлкәсендә ятимнәр йортының төп бурычлары булып: • Балалар очен яхшы көнкүреш шартлар булдырылган, бушлай туклану, коммуналь хезмәтләр күрсәтү, медицина, хезмәт күрсәтү, тиешле карау һәм гигиена нормалары үтәлгән шартларда вакытлыча яшәү тәэмин итү; • Балаларны социаль дезадаптация сәбәпләрен һәм аларның дәрәҗәсен билгеләүгә юнәлгән психологик-медик-педагогик тикшерү; • Гаиләдә кризислы хәлләр бетерү буенча психологик, психокоррекция һәм башка төр ярдәм күрсәтү, баланың ата-аналарына яки, аларны алыштыручы затларга кире кайтару, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны алга таба тормышларын оештыру; • Балаларны ятимнәр йортына утрнаштыру турында ата-аналарга яки, аларны алыштыручы затларга хәбәр итү; • Мәктәптән тыш вакыт куләмендә балаларның ялын оештыру, һөнәри юнәлеш бирүдэ һәм үзбилгеләнүдэ ярдэм курсәтү; • Социаль, медицина-психологик, хокукый ярдәм күрсәтү һәм катлаулы (кризислы) хәлдә.калган балигъ булмаганнарга ярдәм итү; • Социаль-икътисади, медик-социаль, социаль-психологик, социаль-педагогик һәм башка социаль хезмәтләр күрсәтүгә конкрет төрләрен, формаларын билгеләү һәм периодик бирү (даими, вакытлыча, бер тапкыр нигезендә); • социаль ярдәмгә, тернәкләндерүгә мохтаҗ булган гаилә һәм балаларны социаль патронаж. Ятимнәр йортында ике булек эшли: кабул иту бүлеге, социаль реабилитацияләү бүлеге.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International