ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

15нче  ноябрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе.

    “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә тәбиб Галина Дильмухаметова һәм өлкән шәфкатьтуташы Марина Кокорина “Авыр хәлдә ашыгыч ярдәм күрсәтү” дигән темага  практик шөгыль үткәрделәр.

   Чараның максаты – социаль хезмәт  алучыларны кинәт кенә төрле сәбәпләр аркасында авырып китүчеләргә (борыннан кан китү, буыннар сыну, баш мие селкенү, электр тогы бәрү, аң китеп егылу, хәмер эчеп һәм пешеп зараралган очракларда ашыгыч ярдәм күрсәтү юлларын күрсәтү иде.

   Табиб килгәнче ашыгыч ярдәм күрсәтү - ул  кеше гомерен саклап калу өчен  комплекслы рәвештә гади генә чараларны бәлә килгән урында дөрес итеп куллана белү.

    Чара башында тәбиб ашыгыч ярдәм күрсәтү турында мәгълүмәтләр белән таныштырды һәм ярдәм күрсәтү ысулларын практик рәвештә эшләп күрсәтте. Өлкән шәфкатьтуташы Марина Кокорина  өй шартларында ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен  нинди дарулар булырга тиешлегенә тукталды. Чара ахырында социаль хезмәт  алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар.

    Чарада 20 кеше катнашты.

       2018 нче елның 15 ноябрендә “Изгелек” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә “Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне карау буенча тәрбия мәктәбе” технологиясе кысаларында чираттагы лекция оештырылды.  Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе медицина хезмәткәре Чулпан Каюмова урын өстендә ятучыларны карау, санитар-гигиена тәләпләре, кием һәм урын җирләрен алыштыру турында сөйләп китте. Әлеге лекцияләр каты авыручы кешеләр белән тәрбия һәм аралашу мәсьәләләрендә гражданнарның белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән, бу аларга тагын да квалификацияле хезмәт күрсәтүгә ярдәм итәчәк. Әлеге технологияләр буенча укыту дәвам итәчәк.

  13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә исә әлеге датаны «Ак таякчыклар көне» («День белой трости») дип тә атыйлар. Әлеге дата кешеләрнең игътибарын гомерлеккә күзләре сукырайган һәм авыр тормыш хәлендә калганнарга юнәлтә. Шул уңайдан “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та ел саен махсус чаралар билгеләп үтелә.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Тәмәкене ташла-кәнфит ал» акциясе узды.

Нурлат районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» "Ретро-терапия» технологиясе кысаларында Кәкре Атау авылының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре «Каз өмәсе» традицион йола бәйрәменең (Гусиное перо) хатирәләрен яңарттылар.

      2018 елның 14 ноябрь көнне Арча «Мәрхәмәтлек үзәге " социаль педагогы чәчәк бәйләмнәре ясау буенча мастер белән бергәлектә мөмкинлекләре чикләнгән  балалар тәрбияләүче ата-аналары өчен «Татлы сөенеч» дигән мастер-класс үткәрделәр.

      Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һэм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, ПДН белгечләре, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы белән берлектә ведомство ара кичке рейд оештырдылар.

     2018 елның 15 ноябрь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, “Иркен сула” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Безнең бүгенге тормышыбыз төрле вакыйгалар һәм технологияләр белән тулы. Хәзерге заман кешеләре каядыр гел ашыгырга, тиз эшләргә, яңа әйберне өйрәнергә, фастфуд белән тукланырга, моменталь эффектлы дарулар белән дәваланырга күнеккән. Әмма мондый тормыш рәвеше алып барганда иртәме-соңмы сәламәтлеккә зыян килә. Ләкин  начар нәтиҗәләрне булдырмый калу юллары да бар. Моның өчен бары тик сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә генә кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше - кешенең яшәешенә уңай йогынты ясый торган файдалы гадәтләр комплексы. Аның ярдәмендә сәламәтлекне ныгытырга, гомер озынлыгын арттырырга һәм бәхетле булырга мөмкин. Соңгы вакытта сәламәт яшәү рәвеше аеруча актуаль. Технологик прогресс, начар экология һәм аз хәрәкәтле булу кешеләргә бик начар тәэсир итә, төрле хроник чирләр килеп чыгуга сәбәп булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, сәламәт яшәү рәвеше безнең җәмгыять өчен бик мөһим.

Хәзерге вакытта Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча 160 өлкән яшьтәге гражданнарга 22 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Социаль хезмәткәр өлкән яшьтәге гражданнарга социаль көнкүреш хезмәтләре күрсәтүне сыйфатлырак итү өчен үз эшләрендә яңа технологияләр куллану мөмкинлеге бирә. Кайбер технологияләр өлкән яшьтәге гражданнарга шулкадәр ошый ки, безнең өлкәннәр әлеге технологияләрне көндәлек куллана башлыйлар. Шундый технологияләрнең берсе «Тылсымлы йомгак». Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Тылсымлы йомгак» технологиясе социаль хезмәткәрләр белэн  2018 елның 1 ярты еллыгында актив рәвештә кертелә башлады. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенен өлкән яшьтәге барлык гражданнарына да бу технология күңеллэренэ ятты. Чөнки бәйләү кул эше башка төрләр алдында гаять зур өстенлеккэ ия, сәнгать иҗатының бу төре һәрвакыт актуаль. Ул матурлыкны һәм ямьлелекне тудырып кына калмый, шушы тырыш хезмәт нәтиҗәләрен күрүчеләргә дә, аларны тормышка ашырырга, яңа каршылыкларны җиңәргә, мавыгырга, сәләтләрен үстерергә ярдәм итүчеләргә дә ләззәт бирә. Кул эшләре белән шөгыльләнү терапевтик йогынты ясый: үз кичерешләреннән дәваланырга мөмкинлек бирә, тынычландыра, уй-фикерләрне һәм хисләрне тәртипкә китерә, нерв киеренкелеген төшерә, шулай ук кул моторикасын үстерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International