ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

     «Изгелек» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булучыларны мәдәният бүлегендә эшләп килүче төрле түгәрәкләргә җәлеп итү эше дәвам итә. Бүген, 2018 елның 14 ноябрендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Оста куллар” түгәрәге кысаларында  иҗади чара үткәрделәр. Әлеге чарага мөмкинлекләре чикле балалар чакырылды һәм ул Әтнә балалар китапханәсендә үтте. Максаты: балаларның  игътибарын һәм фикерләү сәләтен үстерү, үз-үзенә булган ышанычын арттыру иде. Балалар сәйләннән әниләр көненә багышлап композиция эшләделәр. Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтен һәм фантазиясен үстерүгә этәргеч бирә.

«Гнездышко»  приютында үткәрелә торган музыкаль дәресләр балаларга мавыктыргыч уен формасында музыка дөньясына керергә мөмкинлек бирә

14 ноябрь 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектү “Күңелле кешеләр” дигән аппликация дәрес үтте.

14 нче ноябрь 2018 нче ел, чәршәмбе

   “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә ДБУ Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү, алыштыручы гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәгендә тәрбияләнүчеләр экскурсиядә булдылар.

    Чараның максаты: тәрбияләнүчеләрне Үзәк эше, аның бурычлары һәм реабилитациягә кабул итү шартлары белән таныштыру.

   Чара барышында катнашучылар   иҗади -тыныч мөһиттә кар бөртекләре, р   һәм үз куллары белән   «Бәхет агачы» ясадылар.

    Чарада катнашучылар  иҗади эшләре белән горурлык хисе кичерделәр һәм Зәмфирә Суфьяновага  кызыклы, мавыктыргыч шогыль  өчен  рәхмәт белдерделәр, киләчәктә Үзәктә реабилитация үтәргә теләкләрен белдерделәр.

     Чарада 13 кеше катнашты.

 

Вак моториканы үстерү, шулай ук сүз – дәресләр, нигездә, балалар өчен. Әмма кечкенә моториканы үстерү өчен гимнастика белән шөгыльләнү өлкән кешенең дә баш мие активлыгын стимуллаштыра. 

Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге"  өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында ачылган  "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"ндә 14 ноябрь көнне инсульт кичергән гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча  дәресләр узды.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында иртә зарядкадан башлана. Физкультура белән дәвалау инструкторы Такарлыкова Е.И. җитәкчелегендә гомумныгыту, сулыш алу  күнегүләре, буыннар өчен күнегүләр ясыйлар

Театральләштерелгән тамаша «Шүрәле»

 

 “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проекты кысасында 28 инвалид бала һәм 9 ата-аналары өчен 14нчы ноября МАУДО «Детская хореографическая школа» тәрбияләнүчеләре «Шүрәле» исемле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кечкенә артистлар аз вакыт эчендә урман тормышын күрсәтеп, тамашачыларда бары уңай эмоцияләр тудырдылар.

Аксубай муниципаль районының "Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр «Хуҗабикә " түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Кызлар гына түгел, малайлар да түгәрәккә бик теләп йөриләр.

                        «Яхшылык эшлә дә суга сал!»

     Гадәти кешеләргә күз алдына китерүе дә  кыен, табигать яки бәхетсезлек очрагы сәламәтлекләреннән мәхрүм иткән инвалидларга - ничек яшәргә, ничек йөрәк әрнуләренә, сызлануларга түзәргә . Ә бит бүген планетада яшәүче һәр җиденче кеше шундыйлар рәтендә. Физик мөмкинлекләре чикле кеше,  ихтыяр көчен ,омтылышын югалта. Кызганычка каршы,  күп киртәләрне үтәргә туры килэ аларга. Алларына өелеп төшкән сынаулардан югалып калмыйча, алга барырга ,авырулары белән көрәшергә күпме сабырлык, ихтыяр көче кирәк!

        Кукмара районың “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, 2015 елдан бирле  физик мөмкинлеклэре чикле булган балалар белән “Өйгә йөреп хезмәт күрсәтү”технологияләре кысаларында эш алып барыла.

       Технологиянең төп максаты: баланы аралашырга һәм  үзенең гамәлләрен контрольдә тотырга өйрәтү,үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә төшендерү.

      Бүгенге көндә 19 балага өйгә йөреп хезмәт күрсәтелә. Район буенча физик момкинлеклэре чикле булган балалар саны 248,шуларның 56 сы 3 дәрәҗә авырту.

      Белгечләр районыбыз эшмәкәрләре ярдәме белән хәйрия эшләре дә алып баралар,кафеларда хәйрия ашлары үткәрелә,балалар уен бүлмәләрендә рәхәтләнеп күңел ачалар.

     Балаларның күңелләрен күргән өчен, шушы чараларны оештырырга ярдәм иткән эшмәкәрләргә рәхмәт әйтәсе килә!Аларга алдагы көннәрендә эшләрендә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International