ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

        8 ноябрь   көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.            

8 ноябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Халыклар бердәмлеге көне” дигән чара узды.

 

Бүген "Веста» Үзәгендә Түбән Кама шәһәренең “Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы вәкилләре Үзәк хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр белән очрашты.

  1. нче ноябрь  2018 нче ел, пәнжешәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә    физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Зиянгирова һәм Зөһрә Закирова “Хәрәкәт-ул тормыш " дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру  һәм социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын яхшырту иде.

 Катнашучылар ике командага бүленде: 1 нче команда «Дуслар», 2 нче команда «Батырлар». Уенчылар бер берсен сәламләп,  төрле эстафеталар, уеннар  аша үзара көч сынаштылар. Чарада,  «Яхшылап утыру», «Тупны төшермәү», «Тупны аяк астыннан бирү», «Тупны бир», «Кыршау аша йөгерү», «Тупны капкага таяк белән кертү» ярышлары үтте. Уеннар сулышны һәм тәнне тынычландыру  күнегүләре белән тәмамланды.    

 Чарада 21 кеше катнашты.

 

8 ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортынын “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Дөрес фигуралар» дигән темага тәрбияче Эзекова Э. Р. шөгыль үткәрде.

Өстәл уеннары өлкәннәр өчен күңелле вакыт үткәрү чарасы булып тора. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында өстәл уеннарын: шашка, шахмат, домино, бильярд, пазллар җыю, кроссвордлар чишүне бик теләп уйныйлар.

 

Әлеге максат белән ГБУ социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе "Гармония» психологлар Төхвәтуллина Ляйсан һәм Таймуллина Надежда. "Чакырырга рөхсәт итегез» программасы кысаларында «Мин вальсны матур тавыш белән хәтерлим» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

2018 елның 6 ноябрендә «Забота "приютындатәрбиячеЯкупова В.Т. балаларныңиҗадимөмкинлекләренһәмсөйләмтеленүстерү,китапукугакызыксынутәрбияләүмаксатыннан, мәктәпяшендәгебалаларбелән«Әкиятюлларыбуенча"дигән КВН үткәрде.

Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Октябрь революциясенең 101 еллыгына багышланган "Волжанка" ветераннар хоры бәйрәм концерты узды

Бүген Менделеевск районы "Өмет яры "халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Хокук белгечләре" түгәрәге уңаеннан хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен хокукый белемнәр дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International