ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

19 сентябрь көнне «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернаты» «Шәфкатьлелек» бүлегендә «Ташбака – минем дустым» дигән темага тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэловна чара үткәрде.

2018 елның 17 сентябрендә «Татарстан – минем горурлыгым» дәресләр курсы кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 бала өчен «Татарстан Республикасы шәһәрләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балигъ булмаганнарның үз республикалары һәм аның иң зур шәһәрләре турында күзаллауларын киңәйтү, аларның истәлекле урыннары белән танышу.

Чәршәмбе көнне 19 сентябрь, юрисконсультом Винниковой Эльвира әзерләнгән иде һәм үткәрелде белән очрашу яшәүче үзәге социаль адаптация «Маяк» мәсьәләсе буенча җәза, өчен фальшивомонетничество.

19 сентябрь көне “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  дәүләт автоном учреҗдениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.                                                            

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында, көч җитәрлек эшкә тартып, хезмәт белән дәвалауга игътибар бирәләр.

18 сентябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр “Минем яшем, минем байлыгым” дип исемләнгән Республика конкурсында катнаштылар.

   18 сентябрь  2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында  тәрбияләнүче Гаянова Хамисә Хаҗип кызы “Мои года – мое богатство” конкурсында катнашачак.

 

 

Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәр атнаның пәнҗешәмбе көнне сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен “80 нче еллар хитлары” дип исемләнгән дискотека уздырыла. Ничә яшьтә булуларын да онытып, рәхәтләнеп бииләр, бер-берсе белән аралашалар. “Яшь чаклар искә төште. Такта идәнле, сукыр лампалы авыл клубларында ул чакта да күңелле иде. Хәзер бигрәк тә. Элек болай гына биегән булсак, соңгы вакытта аңлап, сәламәтлек өчен бик кирәк дип биедек, биибез һәм биербез”, - диләр алар елмаеп. Афәрин, өлкәннәребез! Шулай диясе генә кала...

Лесхоз картлар һэм инвалидлар йортында яшэуче Патыев И.М, Розлован М.А., Закиров Т.М., Тукай муниципаль районында Республика кулэмендэ уткэн "Мое года-мое богатсво" конкурысында катнаштылар

19 сентябрь 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Тиз һәм җитез” дигән күңелле эстафета узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International