ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

"Әни+бәби" клубы кысаларында "Бала үсешендә халык фольклоры" дигән темага дәресне "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина үткәрде.

 «Ариадна җебе» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче 12 бала белән «Мин - кабатланмас кеше» дигән темага дәрес үткәрде.

«Картаючорындакүз чирләре буенча”.

Милләтләр кроссы – 2018

 

 “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесенең хезмәткәрләре 15 нче сентябрьдә “Яр буе” паркында “Милләт кроссы” Гомумрәсәй йөгерешчеләр  көнендә катнаштылар. Ярышның максаты: халык арасында җиңел атлетиканы, сәламәт яшәү рәвешен,физик культура һәм спортны пропагандалау.  Кросста олимпия чемпионы Гульнара Самитова-Галкина катнашты. Кояшлы һава торышы, катнашучыларның күтәренке күңелләре – барсы да  ярышның яхшы узуына тәэсир итте.

ыючы

     Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү кысаларында, социаль педагог Лямова Оксана һәм юрисконсультант Нигматуллина Гүзәл тарафыннан, ГАУСО «КЦСОН «Исток-Башлангыч» МТЗ һәм СЗ РТ Лениногорский муниципаль районы»   социаль участогында “Яшүсмер һәм закон” исемендәге лекторий уздырылды.

2018 елның 17 сентябрендә “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкать туташы белән берлектә “Гриппны кисәтү” исеме астында профилактик сөйләшү үткәрделәр. Очрашу бүлекчәдә исәптә торучы гаиләләр өчен социаль участокта үтте. Биредә мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Чараның максаты: грипп авыруын кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Белгечләр салкын тию һәм грипп турында мәгълүмат бирделәр һәм буклетлар өләштеләр. Очрашу ахырында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

17.09.2018 ТҮ “Астра”да таныштыру чарасы үтте. Аны “Син дә мин иптәшләр” дип атадык. Аның максаты булып балаларны бер бере белән таныштыру торды.

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар  йорт – интернатында “Үзеңне   һәм иҗади мөмкинлекләреңне  тап” девизы астында  программа тормышка ашырыла.

2018 нче елның 17 нче сентябрь көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә “Мөстәкыйль яшәргә өйрәнү” корпусында тәрбияләнүче балалар “ Монда кояш безгә яктырак” дигән тема астында стена гәҗите чыгардылар

17 нче сентябрь, 2018 нче ел, дүшәмбе

Бөтенрусия йөгерү көне кысаларында,  Яр Чаллы шәһәрендә «Татарстан кроссы-2018»  дигән республика  массакүләм спорт ярышлары булып узды. Чараның максаты: спортны, физик культураны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар да бу ярышта актив катнаштылар. Алар сәламәт яшәү рәвешен сайлаган кешеләр белән аралашып, шатлык, бердәмлек хисе, күңел һәм рухи күтәренкелек алдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International