ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2018 ел
сишәмбе

«Үзгәрешләр җиле» клубы эшчәнлеге кысаларында 2018 нче елның 6 нчы августы көнне «Веста» Үзәге психологы Диляра Зарипова закон белән каршылыклары булган балигъ булмаганнар өчен «Мин кем?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: үзеңнең индивидуаль-психологик үзенчәлекләреңне аңлау, Мин-концепция турында булган күзаллауларны формалаштыру.

 Август аенда «Спорт чикләүләрсез” социаль проекты кысаларында күрмәүче һәм начар күрүче велосипедчыларның  3 нче веломарафонын үткәрү планлаштырыла

2018 нче елның 7нче августы, сишәмбе.

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә китапханә мөдире Фирдая Зиганшина Яр Чаллы шәһәренең туган  көненә багышланган “Тарих һәм хәзерге заман » дигән әдәби  чара  үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны шәһәрнең тарихы һәм мәдәнияте, вакыйгалар, хезмәт, иҗат, спорт һәм башка казанышлары белән таныштыру иде. Безнең шәһәрнең гади, уңышлы һәм танылган кешеләрен искә алу иде

    Фирдая Зиганшина шәһәр тарихы белән таныштырды. Катнашучылар  зур кызыксыну белән шәһәр буенча виртуаль экскурсия ясадылар һәм истәлекле урыннарын искә төшерделәр.

     Очрашу ахырында китапханә мөдире  игътибарны шәһәр әдәбиятына багышланган “Җаным - юллар аша шәһәр йөрәгенә якын” дигән китап  күргәзмәсе тәкъдим итте.

Чарада 21 кеше катнашты.

 

Спас Ярминкәсе —Алабуга шәһәренең  иң якты, җәйге вакыйгаларының берсе. Алабуга шәһәре әлеге бәйрәмгә  ел саен меңләгән кешене җыя. Кунаклар илнең төрле почмакларыннан килә. Быел«Хыял» балалар приюты  хезмәткәрләренә әлеге бәйрәмдә катнашу насыйп булды. Ярминкәдә безнең тарафтан тәкъдим ителгән «Джутовая филигрань» стилендәге эшләр,крамалардан  картиналар, «Кинусайга» техникасы белән ясаган  бизәнү әйберләре, чәч бизәгеч әйберләр күп кешеләрнең күңеленә хуш килде.  Без дә бик күп агач, металл, тире, күннән ясалган әйберләр күрдек. Кайбер иҗади идеяләрне үзебезгә өлге итеп алдык.

7 нче августа “Астра” тернәкләндеру үзәге тәрбиячеләре “Хонуклары һәм бурычлары” дигән темага балалар белән тугәрәк өстәл уздырдылар.

2018 елнын 7 август конендэ Югары Утар балалар интернатында 12 бала катнашында «Җәй конендэ кунелсезлэнеп утырырга вакыт юк» дигэн тема астында спорт уеннарыннан тозелгэн чара уткэрелде. Чараны тэрбияче Мөбэрэкова Э.В. оештырды.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  №6 «Балачак» балалар бакчасы нәниләре белән Физкультурниклар көненә карата «Футбол матчы» дигән темага чара үткәрделәр.

Дәреснең максаты: спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Балаларга социаль ярдәм курсэтү булекчэсе белгечлэре тарафыннан «Ата-аналарнын аның арттыру мэктэбе” программасы кысаларында «Ата-аналар белән балалар арасында актив конструктив аралашу устерү» дигэн темага чара үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International