ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт  автоном учреждениясе халыкка комплеслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Забота” социаль терләкләндерү булегендә“Социаль туризм» инновацион технологиясе кулланыла.

Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эше буенча «Веста» Үзәге юрисконсульты Светлана Михайлова тарафыннан 4 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтүдә торучы балалар өчен “Экстремизм. Аңа карата җинаять җаваплылыгы” дип аталган профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарны 14 яшьтән башлап мондый хокук бозу очраклары өчен каралган җинаять җаваплылыгы белән таныштыру.

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Яр Чаллы шәhәре” шәhәр округындагы “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе шәһәр учреждениеләрендә мәгълүмати очрашулар уздыруын дәвам итә.

26 июль көнне «Доверие» үзәгенең Үзәк районы буенча бүлек мөдире Вәлиева Лилия Шамил кызы, юрист Телешева Анастасия Анатольевна чираттагы очрашуны Яр Чаллы шәһәре бишенче хастаханәсенең медицина персоналы белән уздырды.

30 июль көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгече Алия Фәрхетдинова балалар белән дуслык көненә багышланган уен уткәрде.

 

Дүшәмбе көнне 30 июльдә, юрисконсультом Винниковой Эльвира әзерләнгән иде һәм үткәрелде белән очрашу яшәүче Үзәгенең социаль адаптация «Маяк» мәсьәләсе буенча арттыру пенсия яшенә.

Нурлат районында 2018 елның 27 июлендә җомга көнне гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре социаль педагог Иванова Виктория һәм психолог Белорусова Светлана халык ара дуслык көненә багышлап, социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балаларны «Халыклар Дуслыгы Йортына экскурсияга алып бардылар .

Дуслык – теләсә  нинди байлыктан, алтын – мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып та, күтәреп карап та үлчәп булмый. Ул авырлыклар, еллар аша сынала. Янәшәңдәякын дусларың булганда, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җинеп булмастай кыенлыклар да артта кала. Нәкъ шундый ышанычлы дусларны, нык дуслык хисләрен  Дуслык көне тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итә.

30 июль көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөтендөнья дуслык көне уңаеннан исәптә торган балалар белән “Без һәрчак дус яшибез” дип исемләнгән чара үткәрделәр.Балалар белән дуслык турында әңгәмә үткәрелде, төрле кызыклы уеннарда да балалар бик теләп катнаштылар. Чара ахырында балалар асфальтка рәсем ясадылар.

30 нче июль 2018 нче ел, дүшәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә    физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова наркотикларсыз тормыш кысаларында «Сәламәт булу яхшы!» дигән спорт - сәламәтлек чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне җәлеп итү иде.

Спорт чарасы командаларны,  җанатарларны сәламләү белән башланып китте. Капитаннар  үз командаларын тәкъдим иттеләр:

- № 1 команда: «Лачын »,

- № 2 команда  « Акчарлак».

Уңайлы, изгелекле атмосферада уйнаучылар туп һәм обруч белән төрле эстафеталарны  уңышлы уздылар.

Социаль хезмәт алучылар кызыксынып һәм бик яратып бөтен тәкъдим ителгән биремнәрне башкардылар. Чара йомгаклары буенча командаларда катнашучылар оештыручыларга катнашу мөмкинлеге очен рәхмәт белдерделәр. Гадәт буенча чара сулышны һәм тәнне тынычландыру  күнегүләре белән тәмамланды.    

Чараның иң мөһим кагыйдәсе: спорт чарасында ничә кеше, нинди яшьтә, нинди сәламәтлек төркеменнән булуы бик мөһим түгел,  әгәрдә катнашучылар, күнегүләрне шатланып үтәсәләр, бер берсен хөрмәт итсәләр, мондый  коллектив беркайчан да беркемгә дә жинелми.

Чарада 23 кеше катнашты.

 

 

 

30 июль 2018г., дүшәмбе

Презентациянең максаты булып безнең яктагы кошларның тормышын, исемнәрен өйрәнү, ничек сайрауларын тыңлату, күчмә кошлар турында мәгълүмат бирү, тирә – дөньяга кызыксыну уяту, дустанә мөнәсәббәт, кошларга сак караш тәрбияләү.

Бөгелмәдә бер матур традиция барлыкка килде: Морозов исемендәге паркта ачык һавада кинофильмнар карау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International