Кама Тамагы районы, «Тылсымлы могҗизалар дөньясына юл».

2019 елның 6 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Тылсымлы могҗизалар дөньясына юл» дип исемләнгән театральләштерелгән сәяхәт оештырдылар.

Әлеге чараның максаты балаларга бәйрәм вакытында уеннардан ләззәт һәм шатлык алып килү.

Кунакларны Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.В. Сороковнина сәламләде.

Чара барышында балаларны сөендерергә яраткан мультфильмнан барыбызга да таныш булган Карамелька килгән иде. Аның белән бергә балалар зур кызыксыну белән төрле конкурсларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр һәм «мыльные пузыри» тамашасын карадылар. Бәйрәм дәвамында бинада музыка һәм балаларның тавышлары яңгырады.

Уеннар һәм күңел ачулардан соң балалар сый-нигъмәтләр белән бәйрәм өстәле артына уздылар һәм сәяхәтне 3D мультфильм карау белән дәвам иттеләр.

Шулай ук, чара кунаклары өчен мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның «Матурлык тудыручы куллар» дигән иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә катнашучылар социаль яклау бүлеге начальнигы Г.Х. Сафина исеменнән рәхмәт хатлары һәм призлар белән бүләкләнделәр.

ИП Князев «Цветы» кибете, җитәкчеләр В.В. Поздняков «Березка» кибете, С.В. Филягин «Универсал» кибете, ИП Солиев «Фрукты и овощи» кибете, ИП Шакиров «Умка» кибете, ИП Джепова ярдәме белән бәйрәм күңелле һәм матур үтте.

Аерым рәхмәт сүзләрен ИП Каримов «Мандарин» кафесына  җиткерәбез.

 

Мәкалә авторы: Венера Хәсәнова

Фото: Резедә Бикташева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International