2019 елның 22 октябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Хозур» ветераннар ансамбле чыгышы оештырылды. Залда тулы гармония хөкем сөрде. Ансамбль коллективы үзенең җырлары, уен-көлкеләре белән яхшы кәеф тудырды, кешеләр күңелендә шатлыклы хатирәләр калдырды.