Иҗади остаханә

2019 елның 23 августы, җомга

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р.С. өлкән төркем балалары белән йомшак уенчык тегү буенча «Кечкенә фил» темасына түгәрәк үткәрде.

Түгәрәкнең максаты: кайчы, энә белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча белемнәрне ныгыту; иҗади сәләтне үстерү; материалларга һәм инструментларга сакчыл караш булдыру; хезмәт сөючәнлек, тырышлык, эстетик зәвык тәрбияләү.

Түгәрәктә балалар детальләрне пөхтә һәм сакчыл итеп кисәргә, кисәкләрне «энә алга» җөме белән тоташтырырга, уенчыкка тигез итеп мамык тутырырга, күзләр ясап уенчык филне «җанландырырга» өйрәнделәр.

Әлеге эш  процессы  балаларның сәнгать зәвыгын, фантазиясен үстерүгә, хезмәт сөючәнлек, түземлек, тырышлык, башланган эшне ахырына кадәр җиткерә белү кебек мөһим сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. 

       

           Автор: тәрбияче Роза Ахуджанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International