Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында социаль ярдәм күрсәтуче хезмәткәр Харисова Н.Р. яшәүчеләр белән аралашу нәрсәдән башлана, ничек аралашырга дигән темага сөйләшү алып барды. Чара вакытында сүзнең көчен, аның кешегә йогынтысын карадылар. Норматив булмаган лексика, сленглар турында да сөйләшергә туры килде, чөнки алар бөтен җирдә дә ишетелә. Сөйләшүдән соң “Телефон аша сөйләшү”,”Мактау” дигән конкурс үткәрелде. Яшәүчеләр үзара әдәпле һәм әдәпсез кеше арасында аралашу этикасы ничек булганын сәхнәләштерделәр, кызыклы нәтиҗәләр ясадылар.