Дәүләти автонмияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “мөмкимлекләре чикләнгән балалар hәм яшь үсмерләр өчен реабилитация үзәге “Здравушка” татарстан республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы” да Шәһәр көненә һәм ТАССРның йөз еллыгына багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмне алып баручылар катнашучыларга туган як тарихы, республиканың формалашуы, заманча дәүләт гербы һәм Татарстанның флагы турында сөйләделәр.
Чара ике дәүләт телендә узды. Яшь талантлар туган якка мәхәббәт турында шигырьләр сөйләделәр, милли халык уен коралларында уйнадылар. Бәйрәм ахырында Казанга багышланган рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.