Россия дәүләт флагы көне

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

     22 август көнне Россиядә дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне безнең илебез тарихы һәм аның символикасына аерым игътибар күрсәтелә.

     Бүген «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» культорганизатор Лилия Лукина һәм китапханәче Алина Артемьева әлеге билгеле датага багышланган чара үткәрделәр.

 Әлеге чараның максаты – Россия флагының тарихы турында белемнәрен тирәнәйтү; үз ватаныңа хөрмәт һәм мәхәббәт; үз халкыңа карата горурлык хисләре тәрбияләү.

    Социаль хезмәт алучылар Россия флагының тарихы һәм аларның төсләре турында лекция тыңладылар. Тимофей Целищев Россия турында шигырь сөйләде. Соңыннан «Флагны буя» дип аталган флешмоб оештырылды. Анда барлык теләүчеләр ак киндергә флаг рәсеме төшерделәр.

    Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International