Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "ФотоСтудия" түгәрәге

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2018 елдан бирле «ФотоСтудия»түгәрәге эшли.

Фотография дәресләре өлкән кешеләрне матурлыкка җәлеп итәргә ярдәм итә,

заманча дөньяның катлаулы шартларында җайлашырга ярдәм итәләр. «ФотоСтудия»түгәрәге программасы социаль хезмәт алучыларга тормышта үзенә яңа урын табарга, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү сәләтен үстерергә яки кызыклы һәм файдалы эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта «ФотоСтудия» түгәрәгенә 12 кеше йөри. Түгәрәккә йөрүчеләр Илһам эзләп табигатькә чыгалар, паркларга йөриләр, бер-берсен фотога төшерәләр, танылган фотографларның эшләрен өйрәнәләр.

Түгәрәктә катнашучыларның эшләре учреждениедә куела һәм интернат-йортта яшәүчеләр, хезмәткәрләр һәм кунаклар аларны яратып карыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International