"Кем булырга” дип аталган дәрес "Веста" Үзәге

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 20 нче февралендә һөнәрләр елы уңаеннан 8 нче санлы социаль участокта “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева “Һөнәр сайлау нигезләре” курсы кысаларында 8-13 яшьлек 12 бала арасында “Кем булырга” дип аталган дәрес үткәрде.  Максат: һөнәрләр турында күзаллау бирү, эшчәнлекнең билгеле бер төренә сәләтне ачыкларга, эшчәнлекнең төрле төрләре белән кызыксынырга, үз һөнәренең киләчәге турында уйланырга ярдәм итү.

Әңгәмә барышында балалар булачак һөнәр турында хыяллары белән уртаклаштылар, мәктәптән соң нинди уку йортларына укырга барырга теләкләре булуын әйттеләр. Аннан соң балаларга ике командага бүленеп, «Һөнәрне бел», «Мәкальне җый», «Сүзләр» викториналарында катнашырга тәкъдим ителде. Уен барышында балалар командада эшли белүләрен күрсәттеләр, ә ахырдан аның нәтиҗәләре ясалды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International